Сылтама: http://mincult.tatarstan.ru/rus/kontseptsiya-razvitiya-kulturi-v-respublike.htm.
2024 елга кадәр Татарстан Республикасында мәдәниятне үстерү концепциясе Татарстанда мәдәният үсешендә ирешелгән нәтиҗәләрне бәяләүне үз эченә ала; халыкның мәдәният ягыннан дәрәҗәсен һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итә торган озак вакытка исәпләнгәнгән максатларны һәм бурычларны, өстенлекләрне һәм төп үсеш юнәлешләрен билгели; куелган максатларга ирешү механизмнарын ачыклый.
Концепция нигезләмәләре Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсендәге дәүләт программалары, шулай ук мәдәниятнең аерым юнәлешләрен һәм тиешле закон чыгару инициативаларын үстерүдә перспектив һәм кыска вакытлы фаразлар өчен нигез булып тора.
Фикер алышуда катнашырга чакырабыз. Тәкъдимнәр 2020 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә.