Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт Халык иҗаты йорты Россия Федерациясендә уңышлы гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектларны ачыклау өчен «Мәдәният йорты. Яңа формат» конкурсы башлануы турында игълан итә. Анда катнашу өчен дәүләт һәм муниципаль мәдәни-ял итү учреждениеләре чакырыла. Хәзер Конкурсның төбәк этабына гаризалар кабул ителә.
Конкурс мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрдә тупланган иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм бүләкләү, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү һәм мәдәни агарту сыйфатын камилләштерү, мәдәни-ял итү өлкәсендә социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм итү, мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә аны оештыручылар.
Җиңүчеләрне һәм призерларны иҗади ярышларның һәр өч категориясендә сайлап алачаклар:
Гамәлгә ашырылган иң яхшы проектларның авторларына акчалата бүләк биреләчәк.
Гаризаны 2020 елның 10 февраленә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatcultgrant@mail.ru. Хат темасын «Мәдәният йорты. Яңа формат» дип язарга, хатта - проект авторының исем-фамилиясен, телефон номеры һәм электрон адресын күрсәтергә, world форматында проектны һәм барлык конкурс материалларын беркетергә кирәк.
Нигезләмә: /file/mincult/File/ ПОЛОЖЕНИЕ.docx
Гариза формасы, тавыш бирү кәгазе: /file/mincult/File/форма заявки, лист голосования.docx
Белешмәләр өчен телефон: 89518909284 (Вероника Ашурова, «Республика мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең PR-менеджеры).