Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларда Ляншань сәнгать ансамбленең катнашуы турында фикер алыштылар

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясенең Ляншань-Ий автономияле округы делегациясе булып китте, аны әлеге округ вице-губернаторы Сяо Чунь әфәнде җитәкли. Кунакларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде, шулай ук очрашуда профильле бүлек җитәкчеләре дә катнашты. Яклар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү тантаналарында Ляншань сәнгать ансамбленең катнашуы турында фикер алыштылар. Әлеге иҗади коллектив күптән Сычуань провинциясенең мәдәни брендына әверелгән, аның  чыгышлары күпсанлы дәүләт һәм провинция дәрәҗәсендәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән.  Ансамбль Кытай Халык Республикасыннан читтә дә яхшы таныш. Ә быел исә артистлар үз халкының уникаль мәдәниятен Казан тамашачысы алдында да күрсәтәчәк.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

Әлеге карар республика оешуының һәм үсешенең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан кабул ителде, диелә Указда.

1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татария) оештырыла. 1990 елның 30 августында  ул Татар Совет Социалистик Республикасына әйләндерелә, ә 1992 елның 16 маеннан Татарстан Республикасы дип атала башлый.

Юбилей чаралары программасына  халыкара, федераль һәм республика проектлары кергән. Тантаналар кысаларында фестивальләр, форумнар, төбәк үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне һәм предприятиеләрне хөрмәтләү чаралары планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International