Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендәге волонтерлык хәрәкәте активистлары белән очрашты

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында республикадагы мәдәни волонтерлар эшчәнлегенә багышланган очрашу узды. Анда Казанның үзиреклеләр, яшьләр оешмалары, шулай ук белем бирү учреждениеләре катнашты: Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан театр училищесы, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы. 

Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде.

2019 елда волонтерлык хәрәкәтенә йөзләгән татарстанлы кушылды: 372 кеше «Добровольцы России РФ» сайтында теркәлә, тагын 350 кеше –«Я-ДоброТворец» хәрәкәтендә актив катнаша, волонтерлык эшенә Казанның әйдәп баручы югары һәм урта уку йортлары студентлары җәлеп ителә. Активистлар тернәкләндерү үзәкләрендә, социаль приютларда, балалар һәм картлар йортларында концертлар үткәрде, бәйрәмнәр һәм иҗади мастер-класслар оештырды; зур мәдәни чаралар уздыруда катнашты; даими проектлар да барлыкка килде. Әйтик, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары һәр шимбәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класслар оештыра.

Очрашуда күтәрелгән актуаль мәсьәләләрнең тагын берсе – балаларны әзерләү һәм укыту темасы. Киләчәккә планнарда – активның язгы һәм көзге мәктәпләрен уздыру, иҗади юнәлеш студентлары өчен практикалар системасын булдыру һ. б. Иң беренче бурычларның берсе -  Мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә булу. Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллина да мәдәният учреждениеләре абитуриентларына актив волонтерлык эшчәнлеге өчен өстәмә баллар бирү инициативасы белән чыкты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «Мәдәният волонтерлары» федераль программасын «Мәдәният» илкүләм проектына кертте. Мәдәният өлкәсендәге  волонтерлык эшчәнлеге юнәлешләре: мәдәният учреждениеләре белән эшләү (театрлар, музейлар, китапханәләр һ.б.); мәдәни мирас һәйкәлләрен саклап калуда, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда ярдәм итү; иҗади һәм социаль-мәдәни проектларны тормышка ашыру; зур мәдәни чараларны оештыруда катнашу.

Мәдәният өлкәсендә волонтерлык эшчәнлеген стимуллаштыру программасы кысаларында волонтер шәһәр һәм республиканың иң күләмле вакыйгаларына бушлай бара; делегация составында Россиянең эре федераль форумнарында һәм фестивальләрендә бушлай катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International