Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 15 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» V татар музыкасы фестивален ача. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган фестиваль концертлары 15, 18 һәм 22 гыйнвар көннәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.
«Мирас» фестивале 2015 елда ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский тарафыннан оештырылган. ХХ гасырның күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов исемен йөрткән фестиваль үзен Татарстанның кабатланмас милли колорит белән сугарылган бай музыкаль мирасын чагылдыручы чара буларак күрсәтте. Фестивальнең өч концерты программасында төрле буын татар композиторларының музыкасы яңгыраячак, аларның әсәрләре Татарстанның тарихы һәм хәзерге мәдәнияте белән бәйле.
Фестивальнең арт-директоры - музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.
Фестиваль татар композиторы, татар музыка сәнгатенең танылган эшлеклесе, Татарстанда симфоник оркестр оештыру инициаторы булган Нәҗип Җиһановның туган көнендә ачыла. Туган якка багышланган «Туган җирем Татарстан» концерты программасына Татар академия музыкасы классиклары Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шамил Шәрифуллин, Фәрит Яруллин һәм Татарстанның бүгенге көндә әйдәп баручы композиторлары: Резеда Ахиярова, Рәшит Кәлимуллин, Борис Трубин әсәрләре кергән. Концертта Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры да катнаша. Солистка - Айсылу Салманова. Дирижер - Татарстан Республикасының атказанган артисты Василий Валитов.
Фестивальнең «Яшьлек» дигән икенче концерты 18 гыйнварда узачак. Луиза Хәйретдинова, Аллаһиар Вәлиуллин, Анатолий Луппов, Алмаз Монасыйпов, Светлана Зорюкова әсәрләре, шулай ук Татарстанның яшь композиторлары: Ләйсән Абдуллина, Илдар Камалов, Эльмир Низамов, Эльмира Галимованың әсәрләре яңгыраячак. Солистлар - Адилә Ибушева (скрипка), Динә Закирова (кыл-кубыз), Руслан Закиров (баритон). Дирижер -Айрат Кашаев.
Фестивальнең йомгаклау көнендә, 22 гыйнварда, Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулуга һәм Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел тулуга багышланган «Көй һәм сүз» дигән концерт була. Концерт программасында бу композиторларның танылган әсәрләре, шулай ук Фасил Әхмәтовның, Сара Садыйкованың, Рөстәм Яхинның романслары һәм җырлары яңгыраячак; Илһам Байтирәкнең, Рушана Брандангерның, Ильяс Камалның симфоник әсәрләре премьералары булачак. Солистлар - Айгөл Гардисламова (сопрано), Айсылу Нуруллина (сопрано), Илүсә Хуҗина (сопрано), Илдар Рәхимов (тенор), Искәндәр Кәримов (альт), Рөстәм Рәхмәтуллин (гармоника). Дирижер - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов.