Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия хәбәре

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә»гә таянып, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 2020 елда дәгъва итү өчен эшләр һәм әсәрләр күрсәтү турындагы тәкъдимнәр 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе җәмгыять тарафыннан танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә кандидатлар тәкъдим иткәндә түбәндәге документлар һәм материаллар тапшырыла:

  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә  кандидат (кандидатлар) күрсәтү хакында үтенеч (ходатайство);
  • Татарстан Республикасының иҗат берлеге яисә тиешле коллегиаль идарә органына ия башка оешма тәкъдим иткән очракта - әлеге кандидатны (кандидатларны) күрсәтү турында коллегиаль орган карары;               
  • хезмәтнең тасвирламасы;
  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә торган хезмәт;
  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән хезмәтнең һәр авторы тарафыннан кертелгән иҗади өлеш хакында белешмә, анкета мәгълүматлары (кадрларны исәпкә алу кәгазе);

         Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә торган кандидатның (кандидатларның) авторлык эшләре белән бәйле аеруча тулы тасвирлама  бирүче өстәмә материаллар (фотосурәтләр, сызымнар, аудио- һәм видеоязмалар, репродукцияләр һәм башкалар) бүләккә тәкъдим ителүчеләрнең теләге белән җибәрелә.

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре үзләренең тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, җәмәгать берләшмәләре - тәкъдим ителгән хезмәтләрнең һәм әсәрләрнең асылына туры килгән юнәлешләр буенча, Татарстан Республикасының иҗат берлекләре аша кертәләр.

Тәкъдимнәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча Татарстан Республикасы Мәдәният  министрлыгында кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International