ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган документаль фильм төшерү буенча кинематография проектын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү максатыннан коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуга йомгак ясалды.
1 млн.сум күләмендәге субсидияне Яшел Үзән районының «Ника» яшьләргә һәм спортка ярдәм итү һәм үстерү фонды алды.
Сценарийның авторы һәм режиссеры - танылган Татарстан кинематографисты Алексей Барыкин. Премьера 2020 елның августында булыр дип көтелә.