«Зур тәнәфес» XXVI Халыкара гомумдәүләт фестиваль-конкурсы

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

2020 елның җәендә Краснодар краеның Кара диңгез ярында XXVI «Зур тәнәфес» XXVI Халыкара гомумдәүләт  фестиваль-конкурсы  узачак. Анда катнашырга Татарстан Республикасы Мәдәният һәм мәгариф оешмаларының иҗади  коллективлары һәм аерым башкаручылары чакырыла.

         Иҗади номинацияләр:

  • Вокалистлар: соло һәм вокаль ансамбльләр (эстрада, академия, джаз, халык ансамбльләре)
  • Балалар - барлык юнәлешләр буенча солистлар һәм ансамбльләр (катнашучыларның яше 3-6 яшькә кадәр)
  • Хор коллективлары, музыкаль театрлар, театр коллективлары
  • Инструменталистлар: соло, инструменталь ансамбльләр, оркестрлар
  • Нәфис сүз осталары
  • Мода театрлары, рәссамнар (техника һәм материаллар теләсә нинди)
  • Халык сәнгате кәсепләре (шул исәптән декоратив-гамәли сәнгать)
  • Бию коллективлары, солистлар, хореографиянең төрле юнәлешләрендәге кече формалар
  • Оригиналь жанр, цирк сәнгате

Фестиваль – конкурсның белем бирү программасында: пленэрлар, концертлар, мастер–класслар һәм түгәрәк өстәлләр. Интернет порталында фестиваль-конкурс турында тулырак мәгълүмат:

http://selenayar.ru/index/bigchange_summer/0-7

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International