«Новости России» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы, Федераль белешмәлек һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе Россия Федерациясе субъектларының мәдәни-агарту потенциалы тупланган мәгълүмат базасын формалаштыра.
Әлеге түләүсез ресурсның максатлары:
• мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең гражданнарның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру өлкәсендә стратегик бурычларын хәл итү буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлеге турында ил халкына мәгълүмат бирү;
• РФ субъектларында әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, драматургия, кино сәнгате, архитектура, дизайн, фотография һәм сәнгатьнең башка төрләрен иҗат итү һәм җәмгыятькә тәкъдим итү процессында ярдәм күрсәтү;
• массакүләм мәдәниятнең милли секторы үсешенә, массакүләм мәдәнияткә караган мәдәни продуктларның эстетик сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү;
• төбәкләрдәге яңа социаль юнәлешле проектларны федераль дәрәҗәдә тәкъдир итү;
• Россия регионнарының иҗат потенциалын үстерү һәм талантлы яшьләренә ярдәм итү эшендә җәмәгатьчелекнең киң даирәләрен берләштерү;
• мәдәни юнәлештәге иҗтимагый инициативаларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту;
• яңа талантлар эзләү, аларны үстерү һәм алга таба куллану өчен шартлар тудыру;
• гражданнарны мәдәни-патриотик тәрбияләүдә иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмаларның катнашуын киңәйтү;
• россиялеләрнең әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, гуманитар һәм табигый-географик фәннәр, мәдәният, фән һәм сәнгатьнең күренекле вәкилләре эшчәнлегенә карата кызыксынуларын үстерү эшендә Россия төбәкләренең конкурентлы тәкъдимнәре турында мәгълүмат урнаштыру.
Россия Федерациясе субъектларының мәдәни-агарту потенциалы тупланган мәгълүмат базасы - киң җәмәгатьчелек, федераль хакимият органнары, профильле оешмалар һәм башка кызыксынучы профессиональ берләшмәләр игътибарын җәлеп итү, дәүләт һәм иҗтимагый ярдәмгә дәгъва кылучы аеруча әһәмиятле проектлар һәм инициативаларны формалаштыру өчен мәдәни юнәлештәге проектларны тәкъдир итүче интернет-реестр.
Әлеге ресурсны формалаштыру белән барлык кызыксынучы гражданнар, учреждениеләр һәм оешмалар сайтта онлайн-заявка формасыннан файдаланып, үзләренең иҗади инициативаларын һәм проектларын тәкъдим итү мөмкинлегенә ия: https://rustalents.ru/. Тәкъдим ителгән мәгълүматлар түләүсез нигездә түбәндәге категорияләрнең берсендә урын алачак: музыка, әдәбият, сынлы сәнгать, драматургия, кино сәнгате, дизайн һәм сәнгатьнең башка төрләре.