«Мәдәниятләр аралашуы» белем бирү, сәнгать программасы кысаларында 8-20 гыйнварда Раифа Богородица ирләр монастыре территориясендә Раифа ART-фестивале узачак. Анда арт-объектлар, рәсемнәр, боз скульптуралары ясау максатыннан Россиянең төрле шәһәрләреннән рәссамнар җыелачак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, сәнгать лабораториясенең төп бурычы - христиан һәм ислам мәдәниятләренең үзара кисешү өлкәләрен пластик һәм визуаль формаларда гәүдәләндерү.
Йомгаклау экспозициясе 19 гыйнварда Раифа күленең табигый ландшафтында тәкъдим ителәчәк.
Элемтә өчен: инок Евгений, Раифа Богородица ирләр монастыре административ директоры, +79196891767, e-mail: ivancom@inbox.ru
Әлфия Ильясова (Саргин), фестивальнең арт-директоры, рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, +79872389727, e-mail: alfinbika@yandex.ru