Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел һәм Раштуага багышланган чаралар программасын тәкъдим итте

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Яңа ел каникуллары вакытында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында бәйрәм чараларын үткәрү турында» дигән темага брифинг булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Сергей Сергеев, Җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм ТР башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе  Рөстәм Ибраһимов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов катнашты.

Ирада Әюпова сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре чараларын үткәрү өчен  төп мәйданчыклар - театраль-тамаша учреждениеләре.

         «Балаларны колачлау буенча музейлар хәтта өстенлек итә, - дип сөйләде министр, - әгәр театраль-тамаша учреждениеләрендә 150 мең кеше катнашу планлаштырыла икән, музей һәм музей-тыюлыкларда - якынча 600 мең кешене көтәләр. 192 спектакль рус телендә, 83 спектакль татар телендә күрсәтеләчәк. Концерт учреждениеләрендә 113 чара үткәреләчәк».

 Шул рәвешле, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Раштуа фестивале була. Бәйрәм программасына 7 концерт кергән. Шулай ук балалар өчен «Андерсенның тылсымлы әкиятләре» дигән яңа ел тамашалары да оештырыла. Алар 2019 елның 28 һәм 29 декабрендә, 2020 елның 3, 4 һәм 5 гыйнвар көннәрендә була. Чаралар 10.30 һәм 13.30 сәгатьтә башлана.

Мәктәп каникуллары көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә премьера була - «Аленький цветочек» балеты. Бу  - ТР Мәдәният министрлыгының, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Казан хореография училищесының уртак проекты. 28 декабрьдә булачак балетка ятим балалар, мәктәп – интернатларда һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм күп балалы гаиләләрдән булган балалар чакырылган.

Казан яшь тамашачы театрының бәйрәм афишасында - режиссер Александра Ловянникова куелышындагы  «Тайна волшебного королевства»  әкияте премьерасы. Яңа ел алды көннәрендә һәм мәктәп каникулларында Качалов театрында, гадәттәгечә, балалар спектакльләре күп. Театр афишасында 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Доктор Айболит» (К.Чуковский), «Золотой ключик или приключения Буратино» (А. Толстой), «Красная шапочка» (Е.Шварц), «Иван-дурак и черти» (Л.Устинов) һәм башка әкиятләр бар.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында  узып баручы елның соңгы атнасыннан башлап киләсе елның 8 гыйнварына кадәр Яңа ел интермедиясе оештырыла.

Кариев театрында да нәни тамашачыларны Яңа ел тамашаларына көтәләр. Алар көн саен 29 декабрьгә кадәр, ә яңа елдан соң 2-4 гыйнвар көннәрендә барачак. Балаларны әкият персонажлары һәм яраткан спектакль геройлары белән очрашулар, шулай ук узып баручы ел премьерасы - «Питер Пэн» спектакле көтә.

«Музей һәм музей-тыюлыкларда да кызыклы программа әзерләнгән, - дип дәвам итте үз чыгышын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. – 12 декабрьдән алып  Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Александр Грековның уенчыклар музее (Г.Сергиев Посад) коллекциясеннән «Яңа ел уенчыгы» дигән күргәзмә эшли. Төрле уенчыклар коллекцияләре белән 12 гыйнварга кадәр танышырга мөмкин.  Татарстан Республикасы Милли музее Яңа ел каникулларына Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тематик тамаша әзерләгән. Кызлар күңеленә Е.А. Боратынский музеенда оештырылган  Раштуа балы хуш килер, мөгаен. Ул 8 гыйнварда булачак.

«Казан Кремле» тыюлыгының Табигать тарихы музеенда яшь тикшеренүчеләрне мавыктыргыч фәнни-белем бирү чараларына көтәләр.

Бу көннәрдә Зөядә дә  Яңа ел сезоны башлана. Кунаклар өчен биредә берничә музыкаль – уен интерактив программасы әзерләнгән.

«Традицион рәвештә республика китапханәләрендә һәм кинотеатрларында да кызыклы программалар оештырыла. Муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан Яңа ел каникуллары көннәрендә барлыгы 500ләп чара планлаштырылган», - дип тәмамлады үз чыгышын мәдәният министры Ирада Әюпова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International