«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Алабуга һәм Яңа Чишмәдә яңартылган кинозаллар ачылачак

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Узып баручы елның соңгы атнасында халык саны  50 мең кешедән кимрәк булган  торак пунктларда ачарга планлаштырылган алты кинозалның соңгы икесе эшли башлый.

 27 декабрьдә (15.00 сәгатьтә) - Яңа Чишмә авылында (Яңа Чишмә район мәдәният йорты), 28 декабрьдә (15.00 сәгатьтә) - Алабугада («Иллюзион» кинотеатры) заманча кинозалларны  ачу тантанасы була. Яшел Үзән районының Осиново авылында бер атна элек дүрт кинозал эшли башлаган иде.

Татарстандагы зур булмаган торак пунктларда заманча техника белән җиһазландырылган яңа цифрлы кинозаллар барлыкка килү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Кино фонды финанс ярдәме белән  мөмкин булды. Аларны модернизацияләүгә 5әр миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчага кинозалларда заманча кинопроекция һәм тавыш җиһазлары куелган. Хәзер аларда 2D һәм 3D форматта фильмнар күрсәтеләчәк.

Әйтик, республиканың Яңа Чишмә районында әлегә кадәр цифрлы кинозал бөтенләй булмаган: җиһазлар Үзәк мәдәният йорты базасында урнаштырылган. Район администрациясе вәкилләре сүзләренә караганда, халык моңа кадәр кинематографиянең соңгы үрнәкләрен карау өчен күрше Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләренә барган яки күчмә кино җайланмасы килүен көтәргә мәҗбүр булган.

Ә Алабуганың «Иллюзион» кинотеатрында пленкалы һәм DVD-җайланмаларны цифрлы җиһазлар алмаштырган. Биредә шулай ук зал ремонтланган һәм яңа утыргычлар куелган.

Кеше саны 500 меңгә кадәр булган торак пунктларда кинозалны яңадан җиһазландыру өчен мәҗбүри шартлар - кварталга кимендә 50 көн кино күрсәтү һәм сеансларның кварталга 50% тан да ким булмаган  өлеше үзебезнең илдә җитештерелгән булырга тиеш. Шул рәвешле, яңа кинозаллар ачылган көнне үк тамашачылар узган елгы популяр комедиянең дәвамын күрә алачак.

2019 елда Кино фонды конкурсында катнашу өчен Татарстаннан 5 район: Минзәлә, Алабуга, Яңа Чишмә, Лаеш, Яшел Үзән районнары гариза биргән иде. Аларның өчесе 5 млн. сум күләмендә субсидиягә  лаек булды. Хәзерге вакытта Татарстанда Кино фонды ярдәме белән ачылган 26 цифрлы кинозал эшли.

Исегезгә төшерәбез, кинозалларга ярдәм итү буенча федераль программа 2015 елдан бирле гамәлдә.  Аның төп максаты – илебездә төшерелгән фильмнарны күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм Россия Федерациясе халкына кино сәнгате әсәрләре белән танышырга тигез дәрәҗәдә мөмкинлекләр бирү. Кинозалларны модернизацияләү буенча алып барылган эш быелдан «Мәдәният» илкүләм  проектына кертелде.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап гамәлдә. «Мәдәният» илкүләм проектына өч федераль проект керә: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Илкүләм проектның кураторы - РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, җитәкчесе — мәдәният министры Владимир Мединский. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2024 елга кадәр бөтен ил буенча 1200 кинозал яңартылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International