Татарстан һәм Иран – хезмәттәшлектә яңа этап

2012 елның 10 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы һәм Ислам Республикасы Иран арасындагы мәдәни багланышларны үстерү һәм ныгыту максатларында, Ислам Республикасы Иранның мәдәният һәм ислам элемтәләре оешмасы чакыруы буенча, 10 – 14 ноябрьдә Татарстан делегациясе ИР Иранда булачак.  

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге делегация ИР Иранның Милли китапханәсендә, Тәһран Дәүләт университетында һәм башка оешмаларда булачак, төрле очрашуларда катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International