Казанда Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле солисты Владислав Голиковка мемориаль такта ачыла

2019 елның 20 декабре, җомга

23 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Казанда җырчы,  Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге җыр һәм бию академия ансамбле солисты Владислав Голиковка мемориаль такта ачу тантанасы була. Истәлек билгесе Пушкин ур., 31 йорт адресы буенча Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасының фасадына урнаштырылачак.

Тантанада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Владислав Голиковның туганнары, Казан Башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Александров исемендәге ансамбль җитәкчелеге катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, чыгышы белән Казаннан булган җырчының гомере  2016 елның декабрендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Ту-154» авиация лайнеры һәлакәтендә өзелә.

Сүз уңаеннан, Ту-154 бортында Казанда туып – үскән 22 яшьлек Ралина Гыйльманова да бар иде. Балет артисты истәлегенә такта бер ел элек хореография училищесы фасадында урнаштырылды.

Белешмә өчен: Голиков Владислав Владимирович 1973 елның 23 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.

И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (1989-1993 еллар) һәм Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1996-2001 еллар) тәмамлый.

2004 елда Мәскәү шәһәренә Г.П. Вишневская җитәкчелегендә Опера җырлау үзәгендә укырга чакырыла.

Укуын тәмамлангач, 2006 елда Мәскәүнең «Геликон-Опера» Музыка театрында эшли. Аннары 2006-2013 елларда Н.И.Сац исемендәге Мәскәү дәүләт академия балалар музыка театрында хезмәт итә.

2013 елда Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге җыр һәм бию академия ансамблендә эшли башлый. Вокал-сәхнә сәнгатендә югары профессиональ осталыгы В.В.Голиковка опера партияләрен дә (Дж.Пучинниның «Турандот» операсыннан Калаф ариясе), совет композиторлары әсәрләрен дә (И.Дунаевскийның «Ехал я из Берлина»), рус халык җырларын да («Славное море священный Байкал»), шулай ук чит ил халыкларының җырларын да уңышлы башкарырга мөмкинлек бирә. Ансамбльдә эшләгән дәвердә коллективның Россия төбәкләре, шулай ук чит илләрдә (Австрия, Болгария, Венгрия, Германия, Италия, Кытай, Куба, Польша, Румыния һ.б.) гастроль сәфәрләрендә катнаша.

Казанышлары өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (2014 ел).

В.В. Голиков 2016 елның 25 декабрендә Сириягә хәйрия рейсы башкарганда, Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге җыр һәм бию академия ансамбленең башка артистлары белән бергә, Кара диңгез акваториясендә ТУ-154 авиаһәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International