«Кыска метражлы кино көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казанда илнең иң яхшы кыска метражлы фильмнарын күрсәтәләр

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

«Кыска метражлы кино көне» Бөтенроссия акциясенә Казан бишенче тапкыр кушылды. Башкала тамашачысына «Мир» кинотеатрында «Фестиваль хитлары», «Гаилә киносы», «Татарстан киносы төне» дигән өч программа кысаларында фильмнар тәкъдим ителде. «Фестиваль хитлары»на 6 фильм кергән: «Белым по черному» (реж. Антон Мамыкин), «Болванка» (реж. Никита Власов), «Мамины Шпильки» (реж. Татьяна Федоровская), «Проводник» (реж. Александр Назаров), «Ракушка» (реж. Анна Озар), «Топливо» (реж. Михаил Архипов). «Гаилә киносы» программасы кысаларында тамашачыларга «Белый параллелепипед» (реж. Оксана Степанцова), «Валенки» (реж. Анна Прдуникова), «Старый вояка» (реж. Сергей Батаев), «Теленок» (реж. Виктория Рунцова) фильмнары күрсәтелде. «Татарстан киносы төне»нә 4 кыска метражлы «Мать» (реж. Вячеслав Кузьмин), «Пари» (реж. Вероника Санникова), «Смерть бюрократа» (реж. Максим Кунин), «Аукцион» (реж. Елизавета Киселева) тасмалары кергән иде.

Кыска метраж осталары иҗатын күрергә өлгермәгәннәр өчен  шәһәрнең башка мәйданчыкларында кинолар күрсәтелә. Шундый чаралар Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында,  Үзәк китапханәдә, «Юность» Мәдәният сараенда, «Залесный» мәдәни үзәгендә, Кадышво, Нагорный, Северный, Красная Горка, Мирный, Отары, Константиновка, Вознесенское торак массивларының мәдәният йортларында, шулай ук Җиңү Проспекты, 141 торак йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә оештырыла.

Проектның Татарстан Республикасындагы операторы -  Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе катнашында һәм ярдәмендә «Время кино» дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кыска метражлы кино көне Франциянең Кинематография һәм анимация үзәге инициативасы белән 2011 елдан башлап билгеләп үтелә. 2014 елда акция беренче тапкыр Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге инициативасы буенча узды. 2019 елда проект Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланды. Ул кинотеатрларда, театрларда, университетларда, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә, музейларда, коворкингларда, интернет-мәйданчыкларда оештырыла. Акция Россиянең 85 төбәгендә һәм дөньяның 20 илендә  мәйданчыкларны үз эченә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International