ТАССРда кино җитештерү һәм кинопрокат оешуның 95 еллыгына багышланган бәйрәм 17 декабрьдә «Мир» кинотеатрында узды.
Кинотеатр фойесында Татарстан кинематографының зур юбилеена экспозиция һәм ретро-кинотехника күргәзмәсе оештырылган иде.
Бәйрәмгә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән барысын да «Татаркино» юбилее белән котлады.
«Киләсе елда без республикабызның 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез,-дип искәртте Юлия Әдһәмова, - ә хәзер Татарстан киносының 95 еллыгын билгеләп үтәбез. Ягъни ул вакытта ук киноның мөһимлегенә басым ясалды. Бүген инде республикадагы муниципаль залларының бер өлеше Татарстан фильмнарын күрсәтү эшенә кушылды. «Татаркино» - гади учреждение генә түгел, ул Мәдәният министрлыгына кинематографны алга этәрүдә ярдәм итә, без бергә социаль юнәлештәге төрле проектларны уңышлы гамәлгә ашырабыз. «Татаркино»га киләчәктә дә чәчәк атуын, алга куелган барлык планнарының тормышка ашуын телим».
Аннан соң Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
«Татаркино» коллективына Казан Мэрының Рәхмәт хатларын Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тапшырды.
«Татаркино» һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә без социаль проектларны гамәлгә ашырабыз. Иң мөһиме, бу проектлар уңышлы. Әйтик, күптән түгел Казанда «Ленин» мәдәният сараенда муниципаль кинотеатр ачылды. «Мир» кинотеатры арт-хаус мәйданчыгы булса, Ленин мәдәният йорты – балалар киносы мәйданчыгы. «Татаркино» хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәбез, башкарган эшләрегез өчен сезнең алда баш иябез!», - диде ул.
«Татаркино»ны юбилее белән котларга мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары, РФ Иҗтимагый палатасының балалар-яшүсмерләр киносын үстерү стратегиясен формалаштыру буенча эшче төркем җитәкчесе Денис Кирис килде. Бәйрәм чарасына кадәр ул ТАССРда кино җитештерү һәм кинопрокатны оештыруның 95 еллыгына һәм ТР кино учреждениеләренең 2019 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.
«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова үз чыгышын тармак ветераннарына рәхмәт сүзләре белән башлады: «Татарстан кинематографын һәм кинопрокат эшен башлап җибәрүчеләргә, гореф-гадәтләргә нигез салучыларга без бик рәхмәтле. без яңа команда белән бу традицияләрне дәвам итәргә, тармакны үстерергә, ниндидер яңалык кертергә әзер».
«Татаркино» коллективын түгәрәк дата белән котларга шулай ук популяр актерлар Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакиров та килгән иде.
Артистларның музыкаль чыгышлары һәм Татарстанда беренчеләрдән булып төшерелгән кинофильмнардан кадрлар күрсәтү бәйрәм кичәсенең бизәге булды. Кино бәйрәме беренче музыкаль «Әпипә» кинокомедиясендә уйнаган артистларның символик чыгышы белән тәмамланды. Бу - Казан тамашачысының мәхәббәтен яулап өлгергән татар телендәге заманча фильм.
Юбилей тантаналары 22 декабрьдә дәвам итәчәк. Бу көнне «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнарының ретроспективасы күрсәтеләчәк.