10 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Себернең М.Годенко исемендәге Красноярск дәүләт академия бию ансамбле һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бергәләп концерт куячак.
Әлеге профессиональ коллективларның сәхнә тарихы күптән башланган (Сембер ансамбле 53 нче сезонын, Татарстан Республикасы Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле быел үзенең 75 еллыгын билгеләп узачак), алар Казанда “Дуслык күпере” дигән программа тәкъдим итәчәкләр. Себер ансамбле белән казанлыларның бик сирәк бергә чыгыш ясавына да карамастан, коллективларның уртак яклары күп: ике труппа да бию сәнгате традицияләрен саклауны һәм яңа элементлар файдалануны, биюдә күңел кылларын тибрәтерлек кимәлдә югары осталыкка ирешүне иҗади маяк итеп куя, һәр ике коллективның хореография композицияләре дәртле, ярсу, шул ук вакытта гаять нәзәкатьле һәм нәфис тә.
Хөрмәтле журналистлар, сезне концертка көтәбез! Игътибар! Тамаша башланырга бер сәгать кала – 17.00 сәгатьтә театрның Алсу кунакханәсендә ике коллективның җитәкчеләре катнашында матбугат конференциясе узачак.
Спикерлар:
- Моисеев Владимир Борисович – Россиянең атказанган артисты, Себернең М.Годенко исемендәге Красноярск дәүләт академия бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе;
- Хәмитов Айрат Ринат улы – Татарстанның Халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе;
- Жуков Юрий Леонидович - Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры.
Матбугат конференциясенә һәм концертка аккредитацияне gapit-rt@yandex.ru электрон адресына запрос җибәреп яисә 8 927 4128275 телефонына шалтыратып алырга мөмкин (Жанна Мельникова).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте