«Яңа йолдыз» - масштаблы музыкаль ярыш, анда Россия Федерациясенең 85 субъектыннан вәкилләр катнаша.
Безнең башкаручының визит карточкасында кызның яше 29 дип күрсәтелгән. Ул 5 яшендә җырлый башлаган. Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү техник университетын (КАИ), Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган. Төрле вокал конкурслар лауреаты.
Барлык төбәкләрдән килгән иң көчле башкаручылар үз талантларын «Звезда» телеканалында күрсәтәчәк. Конкурсның беренче туры 31 декабрьгә планлаштырылган, ярымфиналлар һәм финал 2-4 гыйнварда узачак. Бу чорда тамашачылар арасында тавыш бирү узачак. «Яңа йолдыз» бәйгесендә ике катнашучы җиңү яулый. 4 гыйнварда конкурсның жюри фикере буенча иң яхшы башкаручысын бүләкләячәкләр. Тамашачылар фикере буенча иң яхшы башкаручы исеме 7 гыйнварда игълан ителәчәк һәм аңа приз тапшыру чарасы булачак. Конкурста катнашучылар турында тулырак мәгълүматны телеканалның рәсми сайтында табарга мөмкин.