Алтай, Краснодар һәм Пермь крайлары, Кабарда-Балкар Республикасы, Башкортостан Республикасы, Карелия Республикасы, Кырым Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чечня Республикасы, Әстерхан, Белгород, Вологда, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов, Рязань, Самара, Свердловск, Тула өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү гражданнары, гаиләләр, иҗат коллективлары һәм оешмалары сигез номинациядә җиңүче булды.
Премия лауреатлары арасында Алабугадан Виктор Белов та бар, ул –туган якны өйрәнүче, биограф, язучы. Аның эше «Вакыт сагында торучылар» номинациясендә билгеләп үтелде.
Виктор Николаевич генеалогик һәм тарихи тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Ул 30дан артык китап нәшер итә, шул исәптән үз нәселе һәм кече ватан тарихы буенча да. Моннан тыш, аның тырышлыгы белән Алабуга төбәге, Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәге, Ютазы һәм Азнакай районнарының аерым җирлекләре тарихы буенча туган якны өйрәнү китаплары дөнья күрә.
2013 елдан бирле ул Рус география җәмгыятенең Алабуга бүлеге рәисе булып тора. «1812 елгы Ватан сугышы истәлеген мәңгеләштергән өчен» Тәре белән бүләкләнә.
Масштаблы иҗтимагый проектның иң көчле катнашучыларын хөрмәтләү тантанасында Россия Федерациясе Геройлары Вячеслав Сивко һәм Сергей Липовой, Җиңү полководецлары истәлеге Фонды Президенты Наталия Конева (Советлар Союзы Маршалы Конев кызы), Фонд җитәкчесе урынбасары Алексей Говоров (Советлар Союзы Маршалы Говоров оныгы), Россия ветераннар берлеге аппараты җитәкчесе генерал-лейтенант Александр Кравчук, Коммерцияле булмаган оешмалар берлеге җитәкчесе Александр Айгистов, коммерциячел булмаган оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә реликвиясе» премиясе 2017 елда гамәлгә куелган. Быел ул икенче тапкыр тапшырыла. Хәзер әлеге чараны ел саен үткәрү планлаштырыла. 2020 елдагы премияне алу өчен гаризалар 11 майдан 31 июльгә кадәр кабул ителәчәк. Премия лауреатларын бүләкләү тантанасы ноябрь аенда узачак.