«Театраль Идел буе» фестивале 2020 елда да дәвам итәчәк

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 елның 16 декабрендә Түбән Новгородта Идел буе федераль округындагы яшьләр сәхнә сәнгатенең иң күләмле  чарасы  булган «Театраль Идел буе» фестивале  җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Әлеге уникаль проект Театр елында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Аның төп максаты - профессиональ булмаган коллективларны актив иҗади көндәшлеккә җәлеп итү һәм округның театраль киңлегендә яңа исемнәр ачыклау.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, аларга мондый чара күптән кирәк булган, һәм алар Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән килгән яшьтәшләре белән көч сынашу тәкъдимен бик теләп кабул иткәннәр.

Иҗади көрәштә 483 коллектив һәм җиде мең яшь актер катнашкан. Аларның бер өлеше бу ярышта үз  дәрәҗәсен күтәргән, икенчеләре осталыгын арттырган, һәм иң мөһиме — һәркем башкарган эшенә карата профессиональ жюри һәм тамашачылар тарафыннан объектив бәя ала алган.

Яшь театр коллективлары спектакльләрен 150 меңнән артык кеше караган, тагын 36 мең тамашачы интернеттагы спектакльләрнең видеоверсияләрен күрә алган.  Иң көчлеләрне ачыклау өчен оештырылган  тавыш бирүгә  30 меңгә якын җавап килгән.

Исегезгә төшерәбез, «Иң яхшы студентлар спектакле» номинациясендә финалга Чувашия Республикасыннан иҗади студия чыкты, ә Башкортостанның Межгорье шәһәреннән килгән балалар тарафыннан куелган спектакль иң яхшы мәктәп куелышы дип табылды. «Театраль Идел буе» һәркем өчен тигез шартлар тудыра һәм чын иҗат өчен киртәләр булмавын раслый.

«Студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстан Республикасыннан Ләйсән Гатауллина җиңү яулады.

Тантаналы чара вакытында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев беренче урын ияләрен генә түгел, ә көмеш һәм бронза медаль алган мәктәп һәм студентлар коллективларын да бүләкләде. Балалар истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльләргә 100-200 мең сумлык максатчан грантлар алды. Иң яхшы режиссерлар һәм актерларга бүләк итеп Мәскәүгә Россиянең әйдәп баручы театрлары спектакльләренә бару  мөмкинлеге бирелде.

Афишалар конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләр алды.

«Бүген без фестиваль җиңүчеләрен бүләклибез. Әмма монда җиңелүчеләр юк дип ышанам — барлык катнашучылар да үз иҗатлары өчен яңа импульс, гуманизм, хис-кичерешләр аңлашу тәҗрибәсе алды», - дип билгеләп үтте Олег Машковцев.

Ул Россия Президенты тарафыннан Театр елында игълан ителгән фестивальнең күпсанлы үтенечләр буенча киләсе елда да дәвам итәчәген хәбәр итте.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин сәхнәдә фестиваль символын Удмуртия Республикасы вәкилләренә тапшырды. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов видеомөрәҗәгать аша РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйтте һәм төбәкнең 2020 елда «Театраль Идел буе» флагын шатланып кабул итүен билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International