«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 – 2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елдан башлап үткәрелә.
Быел конкурска өч номинация буенча Россиянең 9 төбәгеннән 38 конкурсанттан 223 эш кабул ителгән:
Катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде:
9 декабрьдә булган конкурс комиссиясе утырышында 2019 елгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына йомгак ясалды. Катнашучылар рейтингы нигезендә җиңүчеләр исемлеге формалаштырылды, алар фотоконкурс Нигезләмәсе буенча акчалата премияләргә лаек булдылар.
«Халык декоратив-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар»
1 урын - Якупов Рифхат Госман улы (Казан);
2 урын - Ермолаев Сергей Владимирович (Казан);
3 урын - Исхаков Солтан Нурислам улы (Казан).
«Портрет» номинациясе
1 урын - Мөхәммәтҗанов Рөстәм Сөләйман улы (Казан);
2 урын - Богодвид Максим Александрович (Казан);
3 урын - Тамбулов Григорий Ананиевич.
«Фотография – документ. Киләчәк буыннарга юллама. 21 гасырның иҗади яшьләре»
1 урын - Галиев Рамил Якуб улы (Казан);
2 урын - Насыйров Алексей Владимирович (Казан);
3 урын - Гарифуллин Фоат Абдрахман улы (Казан).
Конкурсның берничә катнашучысы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус призын булдыру турында Карар кабул ителде. Шулай итеп, Камалетдинов Салават Фәрит улы (Казан), Николашкина Линара Әнвәр кызы (Ленинград өлкәсе), Азимов Рамил Габделбәр улы (Казан), Зыятдинов Фәрит Бәдретдин улы (Казан), Ермолаев Сергей Владимирович (Казан), Кочкин Владимир Геннадьевич (Әлмәт шәһәре), Якупов Рифхат Госманович (Казан).
Татар халкының мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертүче иң кызыклы эшләр йомгаклау фотокүргәзмәсендә тәкъдим ителә.
Экспозиция бүген 17.00 сәгатьтә Татарстан Халыклары дуслыгы йортының беренче катында (Павлюхин ур., 57) ачыла.
Элемтә өчен тел.: 8 909 306 70 22 (Гайнатуллина Русалина Әсхәт кызы)