Проектның максаты һәм бурычы — бай репертуарлы театрлар белән эшләү өчен яшь, талантлы авторларны эзләү һәм укыту.
Проект өч этапка бүленгән. Беренче этап - «Драматурглар цехы» программасында катнашу өчен 1 февральгә кадәр гаризалар кабул итү. Проектка илебезнең 40 яшькә кадәрге авторлары чакырыла. Конкурска оригиналь пьесалар (моңа кадәр беркайда да куелмаган рус телендә язылган), пьеса язуга гаризалар (сюжет һәм геройлар тасвирламасы белән кыскача эчтәлек), пьесалар идеяләре (тулы тасвирлама) кабул ителә.
Жюри Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 10, төбәкләрдән 5 эшне сайлап алачак. Беренче этапта җиңүчеләр өчен көндезге һәм читтән торып уку семинарларында бушлай белем алу оештырыла, дәресләрне драматурглар Ольга Михайлова һәм Елена Исаева алып барачак. Семинар 1 мартта башлана һәм 2020 елның көзенә кадәр дәвам итәчәк.
Икенче этап нәтиҗәләре буенча язылган пьесалар 2020 елның сентябрендә М.Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрында узачак мини-фестиваль кысаларында күрсәтелә. Иң яхшы өч эш авторына Мәскәү яки төбәк театрларында спектакль кую өчен 800 000 сум күләмендә грантлар биреләчәк.
Проект «Преображение» фонды тарафыннан, Президент грантлары Фонды ярдәме, М.Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театры, ГИТИС һәм Ф.Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры белән партнерлыкта тормышка ашырыла.
Конкурсның Нигезләмәсе: /file/mincult/File/Положение о конкурсе Цех драматургов (2).docx
Конкурс турында мәгълүмат: http://civitas-drama.ru/
Конкурска гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк:
konkurs@civitas-drama.ru