Чаллыда Россиянең кече шәһәрләре театрларының XVIII фестивале узачак

2019 елның 13 декабре, җомга

2020 елның 3-10 июнь көннәрендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Чаллы шәһәрендә Россия кече шәһәрләре театрларының XVIII фестивале узачак. Ул ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү программасына керәчәк. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.

Фестивальгә Пермь краеннан, Свердловск, Кемерово, Самара, Чиләбе, Ростов, Иркутск һәм Псков өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан 14 иҗат коллективы киләчәк. Безнең республиканы ике театр тәкъдим итә: Буа дәүләт драма театры һәм «Мастеровые» рус драма театры.

Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале - Милләтләр театры эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән санала һәм төбәкләрнең мәдәни тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Театр марафоны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Анда Россиянең кече шәһәрләреннән профессиональ театрлар катнаша. Фестивальнең беренче урыны — Мәскәү иде, аннары - Лысьва, Балаково, Пятигорск, Коломна һәм Зарайск, Дубна, Вольск, Тобольск, Новороссийск һәм Камышин булды. Фестиваль программаларында 5500дән артык профессионал, 86 шәһәрдән 216 спектакль катнашты, аларны 95 меңнән артык кеше тамаша кылды.

Россия кече шәһәрләре театрларының XVIII фестивале афишасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://theatreofnations.ru/programma-podderzhki-teatrov-malyh-gorodov-rossii/festival-teatrov-malyh-gorodov-rossii/2020-1

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International