Яңа ел алдыннан Минзәлә районында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Югары Тәкермән авылы халкы өчен бүгенге көннең югары стандартларына җавап бирә торган заманча мәдәни-ял итү учреждениесе  эшли башлады, ә аның хезмәткәрләре - уңайлы шартларда эшләү мөмкинлегенә ия булды. Үзәк "Мәдәният" илкүләм  проекты кысаларында төзелде. Яңа мәдәният йортына якташлары, шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнашева исеме бирелде.

Тантаналы чарада Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова һ. б. катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән үзәккә 100 000 сумлык сертификат һәм кулдан эшләнгән тальянка тапшырды. 

Яңа күпфункцияле мәдәни үзәктә 200 урынга исәпләнгән тамаша залы, бизәнү бүлмәсе, фонды 20 мең данә булган китапханә, шахмат уйнау өстәлләре белән җиһазландырылган уен зонасы бар. Эшләргә 14 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Белешмә өчен:

 «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм  максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын үтәү кысаларында эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. Илкүләм проектның кураторы – вице-премьер Ольга Голодец, җитәкчесе - Мәдәният министры Владимир Мединский.

Проект кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасында республика бюджетыннан өлешчә финанслау шартларында 3 авыл мәдәни-ял итү объектын төзү каралган: Миңлебай станциясендә 200 урынга исәпләнгән мәдәни-ял итү учреждениесе (14 млн. сум), Алексеевск муниципаль районының Биләр авылында 300 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты (16,9 млн. сум), Минзәлә муниципаль районының Югары Тәкермән авылында 200 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк (14 млн. сум).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International