Иртәгә, 12 декабрьдә, Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында Ф.П.Павлов исемендәге Чабаксар музыка училищесының 90 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак.
Бәйрәм чаралары сериясен иҗади форум ачып җибәрә. Ул Чуваш Республикасының Милләтләр эшләре һәм архив эше буенча Мәдәният министрлыгы, Чуаш Республикасы мәгариф институты, Артиндустрия базарында катнашучылар ассоциациясе (Мәскәү шәһәре) ярдәме белән әзерләнгән.
Оештыручылар сүзләренә караганда, форум «Мәдәният» һәм «Мәгариф» илкүләм проектлары бурычларына юнәлдерелгән. Анда катнашучылар академик музыка белеменең торышы, музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, музыка училищеларын музыка уен кораллары, җиһазлар, уку материаллары белән тәэмин итү, цифрлы укыту мөмкинлекләрен гамәлгә кертү һ. б. мәсьәләләр хакында фикер алышачак.
Иҗади форум расписаниесенә презентацияләр, панель дискуссияләр һәм осталык дәресләре кертелгән. Музыкаль уен кораллары индустриясе казанышлары күргәзмәсенә зур игътибар бирелгән, анда илебез җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм чаралары концерт белән тәмамлана.