Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кинематография өлкәсендәге әлеге проектны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирүгә гаризалар кабул ителә.
Кинематография өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында каралган акчалар күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
Субсидияләр алучыларны билгеләү һәм субсидияләр бирү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәдәният өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруга һәм чаралар үткәрүгә бәйле чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү максатларында коммерцияле булмаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 12 маендагы 314 номерлы Карары нигезендә расланган Мәдәният өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен тотылган чыгымнарны каплау максатында коммерцияле булмаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 20 июнендәге 395 номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырылачак.
Гаризалар бирү өчен соңгы көн - 2019 елның 18 декабре.
Документларны кабул итү Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге тарафыннан түбәндәге адрес буенча алып барыла: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 1 кат, каб. 113. Эш көннәрендә: 09.00-12.00 һәм 13.00-18.00 сәгатьләрдә.
Субсидияләр алу өчен коммерцияле булмаган оешмаларга түбәндәге документлар кирәк:
Гаризага кушымта итеп бирелергә тиешле документлар:
Кабул итү вакыты тәмамланганнан соң тапшырылган документлар һәм материаллар кабул ителми һәм теркәлми. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы почта һәм курьер хезмәтләре тарафыннан тоткарланган документлар һәм материаллар өчен җавап бирми.
Субсидияләр алуга дәгъва кылучы коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан тапшырылган документлар һәм материаллар кире кайтарылмый.
Элемтә өчен: Галиева Гүзәл Раиф кызы, Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенең әйдәп баручы белгече, (843) 264 73 91, Guzel.Kuteeva@tatar.ru.