Киләсе елда Казанда интеллектуаль транспорт системалары буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгресс узачак

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2020 елның 21-24 сентябрендә Казанда интеллектуаль транспорт системалары буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгресс узачак, әлеге чараны уздыру хокукына республика заявкалар кампаниясендә катнашып ия булды.

Конгрессны оештыручы - ERTICO ITS Europe* Ассоциациясе. Ярдәмче оештыручылар - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары.

Бу - Россиядә, БДБ илләрендә, Урта Көнчыгышта, Европа һәм Азия илләрендә интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) үсешенә юнәлдерелгән яңа һәм масштаблы чара. Мондый дәрәҗәдәге һәм әһәмияткә ия тармак вакыйгасы Россия Федерациясе территориясендә беренче тапкыр узачак.

Конгресс транспорт хәрәкәтен тотрыклы үстерү өчен дөньякүләм ИТС җәмәгатьчелеген берләштерү максатын күздә тота. Төп идея – инновацияләрне җәлеп итеп, «акыллы киләчәк» төзү.

Конгресс Казанда ИТС өлкәсендә имин, нәтиҗәле, экологик яктан куркынычсыз һәм уңайлы мобильлекне тәэмин итүче хәл ителешләрне  тәкъдир итү өчен дөньякүләм платформа  булдыра.

Төп тематик юнәлешләр: транспорт хәрәкәте белән идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге законнар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсыз техника, иярченнәр, ИТС һәм әйләнә-тирә мохит, мобиль кушымталар, ИТС өлкәсе өчен кадрлар әзерләү.

Чара кысаларында бай эшлекле программа, күргәзмәләр, демонстрацияләр, сыйфатлы нетворкинг оештырыла.

ИТС буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгресс турында мәгълүмат:

  • чит илдән һәм Россиядән 1500 делегат;
  • 200 экспонент;
  • 5000 кв. м. мәйданда күргәзмә;
  • 3000 профессионал;
  •  дөнья һәм Россия массакүләм мәгълүмат чараларыннан 100 вәкил.

*ЭРТИКО ИТС Европа ассоциациясенә 1991 елда интеллектуаль транспорт чаралары (ИТС) индустриясенең 15 лидеры  һәм Еврокомиссия тарафыннан транспорт хәрәкәте өлкәсендәге тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне тормышка ашыру өчен нигез салына.  30 елга якын эшләү дәверендә Ассоциация дистәләрчә  Европа проектларын гамәлгә ашырды, 38 дөнья һәм Европа конгрессы уздырды, әгъза- компанияләр санын 15тән 120 гә кадәр арттырды, ИТС индустриясенең Европа, АКШ, Япония, Россия һәм Кытайдагы төп катнашучылары белән озак вакытка исәпләнгән стратегик мөнәсәбәтләр урнаштырды.

Элемтә өчен мәгълүмат: +7 (843) 533-37-80, its.center.kzn@gmail.com, https://itsinceeurope.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International