«Безнең белән рәсем яса» иҗади остаханәсе иҗади Яңа ел конкурсларын үткәрү турында игълан итә

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

«Безнең белән рәсем яса» иҗади остаханәсе укучыларны, педагогларны һәм бөтен теләүчеләрне Бөтенроссия иҗади конкурсларында катнашырга чакыра:

  • «Без Яңа елны каршылыйбыз»
  • «Үз кулларың белән бүләк ясау»
  • «Әнигә мәхәббәт белән»

Чаралар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, мәктәп яшендәге балаларның һәм өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен тормышка ашыруга, иҗатның сәнгать төрләре белән кызыксынуны үстерүгә һәм үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. Конкурсларда катнашу бушлай.

Конкурсантларның эшләре 5 яшь категориясе (мәктәпкәчә яшьтәге балалар, кече сыйныфлар, урта сыйныфлар, өлкән сыйныфлар, өлкәннәр) һәм 3 номинация (фотография, рәсем һәм кул эшләре) буенча бүленә.

Катнашучыларга, иҗади остаханә сайтында https://рисуйснами.рф. урнаштырылган нигезләмәләргә туры китереп, гариза һәм конкурс материалларын тапшырырга кирәк

Оештыручыларга сорауларны электрон почта аша бирергә мөмкин: info@risyisnami.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International