9 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ш. З. Закиров исемендәге XIX төбәкара «Идел-йорт» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу кичтә конкурс лауреатлары аталачак, «Гран-при» иясенә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән 1 миллион сумга сертификат тапшырылачак. Бәйрәм Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча Сарман районы «Район мәдәният йорты» МБУнең халык театры куелышындагы «Кыю кызлар» спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсы Татарстан Республикасы халыкларының һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр иҗатын үстерү максатыннан үткәрелә.
Оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты» Төбәкара иҗтимагый оешмасы, ТР Театр әһелләре берлеге.
Быел конкурста 250 театр коллективыннан ике меңнән артык кеше катнашты.
«Идел-йорт» театр конкурсының 2008 елдан 2018 елга кадәр Гран-при исеменә лаек булучылар:
• 2008 - Кукмара районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2009 - Чирмешән районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2010 – Әтнә районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2011 - Актаныш районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2012 – Азнакай район-шәһәре мәдәният сараеның театр коллективы
• 2013 - Арча районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2014 - Кукмара районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2015 - Теләче районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2016 - Мөслим районы мәдәният йортының театр коллективы
• 2017 – Актаныш районының М. Киров исемендәге авыл мәдәният йортының театр коллективы
• 2018 – Бөгелмә шәһәре Татар мәдәнияте үзәге халык театры
Аккредитация һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: +7 (951)- 890- 92- 84 - Ашурова Вероника Шералиевна («Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге » ДБУ)