«Һөнәр» Бөтенроссия Яшь режиссура фестивале афишасында - 25 спектакль. Алар Казанның 8 театр мәйданчыгында уйнала: Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Яшь тамашачылар театрында, «Әкият» курчак театрында, «Угол» иҗат лабораториясендә, Казан Ратушасында һәм Werk арт-киңлегендә.
«Һөнәр» быел унберенче тапкыр үткәрелә, аны оештыру эше беренче тапкыр Кариев театрына йөкләнгән – моңа кадәр фестиваль Камал театрында узды, чара тарихы нәкъ менә биредә 2009 елда башланып китә. «Һөнәр» нең төп бурычы — яшь режиссерларга үзләрен профессиональ җәмәгатьчелектә таныту мөмкинлеге бирү. Анда 35 яшькә кадәрге режиссерлар яисә һөнәрдәге дебюттан соң 5 ел дәвамында куелган спектакльләр катнаша. Тамашачылар соңгы театр сезонында премьералары булган куелышларны күрә алачак.
«Һөнәр» кысаларында белем бирү программасы да каралган. Кариев театрының Кече залында танылган театр тәнкыйтьчеләре белән очрашулар-лекцияләр циклы узачак. Программаның махсус кунагы – хәзерге заманның танылган театр режиссеры, Россиянең халык артисты КАМА ГИНКАС. Кама Миронович - дәүләт һәм театр премияләре лауреаты, алар арасында - «Алтын битлек», К.С.Станиславский исемендәге премия, Михаил Туманишвилиның «Сәнгатьтә камиллек өчен» премиясе, «Триумф», «Чайка», «Бәллүр Турандот» премияләре һәм Георгий Товстоногов исемендәге премия бар.
Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры.
Фестиваль программасы белән Кариев театры сайтының «Проектлар» бүлегендә танышырга мөмкин: https://tat.karievteatr.ru/projects/remeslo.
Тел.: (843) 237 93 27; 8-937-583 02 80 - Алинә Галиева, матбугат секретаре