10 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык арасында сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның 2020 елга максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак.
Ведомство өчен бурычлар һәм максатлар билгеләү буенча тыңлауларда катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданнарга анкетаны түбәндәге сылтама буенча алырга була: //file/mincult/File/Анкета для регистрации (1)(1).docx
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү халык алдында дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль булдыру буенча проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Беренче этап барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тармакның эксперт һәм белгечләреннән иң мөһим юнәлешләр, эш индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыйды.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 20 максат чыгарылды.
ТР Мәдәният министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 6269 кеше тавыш биргән. Татарстанлылар фикеренчә, иң мөһим мәсьләләләр өчлегенә түбәндәгеләр керә: өстәмә белем бирү учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү, өлкән яшьтәге кешеләр өчен бушлай чаралар санын арттыру, китапханә фондында виртуаль киңлектә тәкъдим ителгән цифрлаштырылган документлар өлешен арттыру.
Сораштыру нәтиҗәләре порталда басылган: http://publictasks.tatarstan.ru/.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33, конференц-зал (4 кат). Башлана 13.00 сәгатьтә.