Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2020 елга төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү тәмамланды

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык фикере ярдәмендә формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты кысаларында үткәрелде. Аның беренче этабы барышында министрлык тармак белгечләреннән иң мөһим юнәлешләр һәм якын арадагы эш индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыйды.

Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 20 максат чыгарылды.

ТР Мәдәният министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 6 269 кеше тавыш бирде. Татарстанлылар фикеренчә, иң мөһим өч юнәлеш түбәндәгечә: өстәмә белем бирү учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү, өлкән яшьтәге кешеләр өчен бушлай чаралар санын арттыру, виртуаль киңлектә тәкъдим ителгән китапханә фонды документлары өлешен арттыру.

Сораштыру нәтиҗәләре порталда урнаштырылган: http://publictasks.tatarstan.ru/.

10 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Иҗтимагый советның халык арасында сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның 2020 елга максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча йомгаклау утырышы узачак.

Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Пушкин ур., 66/33, конференц-зал (4 кат). Башлана 13.00 сәгатьтә.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International