Алдагы көнне Казандагы «Мәскәү» Мәдәни үзәгендә «Татарстан Республикасында Румыния кичәсе» узды.
Румыниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Василе Соаре, шулай ук чараның башка кунакларын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде.
«Милли үзенчәлекләр – бүгенге көндә безгә саклап калырга кирәк булган иң кыйммәтле әйбер. Глобальләшү һәм цифрлаштыру шартларында үзебезнең йөзебезне югалтмау бик мөһим, шуңа күрә мәдәни кыйммәтләргә, теләсә кайсы дәрәҗәдәге дипломатик мөнәсәбәтләрнең бер өлеше булган мәдәни алмашуга игътибар бирү - бүгенге көндә өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.
Румыниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Василе Соаре хәбәр иткәнчә, быел Румыниянең дәүләт көнен Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә билгеләп үтәчәкләр. Шул рәвешле, бер көн элек Румыния илчелеге вәкилләре һәм артистлар Түбән Новгородта булды, ә инде иртәгә алар Екатеринбургта чыгыш ясаячак. Һәм бу зур мәдәни марафонның соңгы тукталышы гына түгел.
Кичә «Цара Вранчей» фольклор ансамбле концерты белән дәвам итте, ул бәйрәм кунакларын румын халкының мәдәнияте һәм иҗаты белән таныштырды.
«Мондый мәдәни чаралар - кешеләрне башка мәдәният һәм башка традицияләр белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Без үз мәдәниятебезне генә күрсәтеп калмыйча, республика халкы мәдәниятен дә карый алдык. Бу безнең өчен зур тәҗрибә», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты артистлар.