Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2019 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен конкурс игълан итә.
Анда Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) бюджет һәм автоном мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәдәният идарәсе органнарында эшләүче мәдәният җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала, шул исәптән: театр-тамаша, концерт оешмалары, цирклар, музейлар, музей-тыюлыклар, күргәзмә заллары һәм картина галереяләре, мәдәни-ял итү учреждениеләре, китапханәләр, балаларга мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният, киноучреждениеләре, башка мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләрендә эшләүчеләр.
Катнашырга теләүчеләр игътибарына! Конкурс Нигезләмәсенә, гариза һәм кушымта формасына үзгәрешләр кертелде. Документларны тутырганда игътибарлы булыгыз!
Конкурска документлар 2019 елның 6 декабренә кадәр кабул ителә.
Белешмә өчен телефоннар: 264-73-90, 264-75-14.