РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә. 3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.

Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә ТАССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә һәм 19 яшендә, махсус һөнәри белеме булмаса да, Республиканың күчмә театрында, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, эшли башлый.

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы И.Мәхмүтова иҗатының беренче көннәреннән үк үзен төрле пландагы катлаулы рольләрне дә табигый уйный алырлык талантлы, әйдәп баручы артистка итеп таныта. 55 елдан артык иҗат дәверендә ул Шәмсекамәр («Шәмсекамәр», Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан», Илдар Юзеев), Биатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе», Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар», Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге», Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур», Нурихан Фәттах), Жиһан («Башмагым», Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары», Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош», Аяз Гыйләҗев) кебек зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды.  Илһамия Мәхмүтова ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән тамашачылар мәхәббәтен яулый алды,  дан казанды. Халкыбызның сөйкемле сөякле даһи артисткасына әверелде.

И.Мәхмүтова - театр сәнгатенең башка өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешкән киңкырлы шәхес. 1991-1992 елларда  ул Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын да башкара. Режиссер сыйфатында Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» кебек театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барган әсәрләрне сәхнәләштерә. Бер үк вакытта ул үзен драматургия өлкәсендә дә сынап карый. Аның үзе күргән, үзе белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде...», «Син бит минем бергенәм» әсәрләре бүген дә тулы заллар җыя. Моннан тыш, И.Мәхмүтова Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» пьесасын татарчага тәрҗемә итте, бик күп телевизион фильмнарда катнашты. Татар җырларын халыкчан, моңлы итеп башкаручы буларак та танылды.

Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тынгысыз, фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез, театр белгечләре һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. 1973 елда аңа «ТАССРның атказанган артисты»,  1981 елда «ТАССРның халык артисты», 1987 елда «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.

Мәрхүмә белән хушлашу 2019  елның 4 декабрендә, 10.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International