Театр елы кысаларында «Казан театр училищесы» (техникум) #Pro театр фестиваль-лабораториясен уздыра.
Фестиваль Казан театр училищесы студентлары һәм педагогларына, Татарстан Республикасы театрлары актерларына юнәлдерелгән, аның төп бурычлары - яңа һөнәри күнекмәләр бирү, иҗади күзаллауны киңәйтү, театр белеменә укытудагы бүгенге вәзгыять турында сөйләшү, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Фестивальдә катнашучылар берничә көн дәвамында Казан театр училищесы студентлары спектакльләрен, шулай ук актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте буенча осталык дәресләрен карый алачак.
Фестивальнең Эксперт советы составына республиканың театр режиссерлары, әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре, төрле уку йортларының сәхнә дисциплинасы укытучылары кергән.
Фестиваль программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:/file/mincult/File/театр фестивале программа (002).docx