Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр булды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Яшьләр активы белән очрашуда ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР мәдәният министры урынбасары Л.С.Хәкимҗанов һәм профильле бүлекләр җитәкчеләре катнашты.

Сүз уңаеннан, форумда 35 яшькә кадәрге лидерлар катнаша, алар Татарстан Республикасы мәктәпләрендә һәм вузларында белем алган, үз һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән, ә хәзер башка төбәкләрдә һәм илләрдә яши һәм эшли. Оештыручылар сүзләренә караганда, проектның максаты - ватандашларның актуаль мәсьәләләр буенча иң яхшы тәҗрибәләрен һәм проектларын республикада гамәлгә кертү. Әлеге эш «Казан ачык талантлар университеты 2.0»  базасында тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган очрашуда яшьләр уртак көч белән тормышка ашырырга теләгән проектлар турында сөйләделәр.

«Киләчәктә дә хезмәттәшлекнең ныгуына ышанам. Без, сезнең тәкъдимнәрне, һичшиксез, карарбыз. Ачыклык, һәрвакыт хәрәкәттә булуыгыз, үз тамырларыгызны һәм туган республикагызны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә», - дип йомгаклады сүзен ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International