Казанда «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестивале узачак

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җәмәгать  палатасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча Республика ресурс үзәге белән берлектә, «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестивален оештыра.

7 декабрьдә «Казан» халыкара ат спорты комплексына социаль юнәлешле коммерцияле  булмаган оешмаларның, бизнесның, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының 700 вәкиле җыелачак. Чара Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм социаль эшкуарлар, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы, ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары катнашында узачак.

Фестивальдә коммерцияле булмаган оешмаларның бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта эшләнгән иң яхшы социаль практикалары тәкъдим ителәчәк. Чара кысаларында шулай ук бизнес һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары, аларның хезмәттәшлек теориясе һәм практикасы, компетенцияләре һәм профессионализмы, муниципалитетларда Эшкуарлар советларының үсеш перспективалары турында фикер алышу планлаштырыла.

 Хәйрия фестивале ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин «Социаль ярминкә»  I республика хәйрия фестивалендә, шулай ук 2019 елда «Иң яхшы муниципаль җәмәгать советы», «Минем беренче инициатива», «Игелекле эшкуар», «Иң яхшы эшкуарлар  советы»  республика конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырачаклар.

«Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестиваленә социальнаяярмарка.рф  сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат: www.oprt.tatarstan.ru сайты һәм 567-80-98, 567-80-97, 567-80-93 телефоннары буенча.

ММЧ аккредитацияләү телефоннары: 567-80-97, + 79869203713

Уздыру вакыты: 2019 елның 7 декабре, 10:00-14:00, журналистлар белән очрашу  10:00 дән 10:45 гә кадәр.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47А/1, «Казан» халыкара ат спорты комплексы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International