Россиядәге Театр елының иң күләмле чараларының берсе булган «Театраль Идел буе» фестивале спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады.
Спектакльләрдә Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык яшь актер, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. 29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башланачак финал тавыш бирүгә әзерлеккә багышланган округ киңәшмәсендә шундый саннар яңгырады.
Яшь актерлар үз спектакльләрендә мәхәббәт, тугрылык, бурыч һәм яшәү мәгънәсе турында мәңгелек сорауларны кузгата. Үзләренең иҗади табышлары белән балалар башкалар белән дә актив уртаклаша. Төбәк һәм округ этаплары дәверендә фестиваль зур социаль проектка әйләнде. Анда катнашучылар балалар һәм картлар йортларында үз спектакльләрен күрсәтте, спектакль мотивлары буенча квестлар, театр перформанслары һәм «баттллар», мастер-класслар, флешмоблар, театр марафоннары һәм эстафеталары, иҗади очрашулар һәм түгәрәк өстәл утырышлары уздырды.
Иҗади яшьләр өчен мондый масштаблы чара уздыру - РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның шәхси инициативасы.
Яшь актерларга Идел буе федераль округының барлык төбәкләре җитәкчеләре дә актив ярдәм күрсәтте. Алар спектакльләргә килде, балалар белән очрашты, социаль челтәрләрдә тавыш бирергә чакырды. Шулай итеп, фестивальнең YouTube-каналында видео-контентны караулар саны 35 меңгә җитте.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының студентлар һәм мәктәп спектакльләре фестивале лауреатларын, «Иң яхшы мәктәп театры», «Иң яхшы студентлар театры», «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер» һәм «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр 30 ноябрьдә билгеле булачак.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән килгән спектакльләрне татарстанлылар сайтта карый ала: http://театральноеприволжье.рф. 8 (800) 350-35-43 түләүсез номерына шалтыратып, иң яхшы спектакль өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башлана.