2019 елның 28, 29 ноябрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә дүртенче тапкыр «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») Татар җыры фестивале узачак.
Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә узды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар кабул итте. Проектның төп максатлары: татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү, музыкага, текстларга, башкаручыларның профессиональлегенә, стилистикасына, башкару манерасына карата югары сыйфат таләпләре билгеләү, Россиядә һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау.
2019 елда проектта 16 җырчы чыгыш ясаячак. Катнашучылар арасында өч сезон артистлары (Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Әмир Әхмәдишин һ.б.) бар. Катнашучылар симфо-джаз оркестры аккомпанементы астында хәзерге заман аранжировкасында татар телендә җырлар тәкъдим итәчәк (дирижер – Станислав Курбацкий).
Музыкант, трубач, бэнд-лидер, педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү) кабат чараның музыкаль җитәкчесе булды. Шоуны конструктив-яктырту өчен Мәскәүнең «Q-Stage» җавап бирә. Концерт тамашасында Сергей Мандрик җитәкчелегендәге (Мәскәү) «Street Jazz» балеты катнашачак.
Проект ел дәвамында эшләнде. Фестивальдә катнашучы җырчылар белән вокал буенча педагоглар Венера Ганиева, Алексей һәм Ксения Коробковлар (Мәскәү) репетиция ясады.
2020 елның 17 гыйнварында фестиваль концерты Нью-Йоркта узачак.
Сайт: https://www.uzgareshzhile.ru/