«Смена» заманча мәдәният үзәгендә Фин мәдәнияте көннәре ачылды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Тантаналы чарада Финляндиянең Россиядәге Илчесе Микко Хаутала, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Финляндиядәге татар диаспорасы җитәкчесе, Хельсинки университеты укытучысы Окан Дахер катнашты.

Тематик вакыйгалар сериясе кысаларында лекция, концерт, мастер-класс һәм биюле пьеса күрсәтеләчәк. Соңгы проект Казанның легендар «Прометей» студентлар конструкторлык бюросына нигез салучы, күренекле уйлап табучы һәм рәссам, эксперименталь фильмнар башлангычында торган Булат Галиев иҗатына багышланган.

«Башка илләрнең мәдәнияте белән танышу безгә үзебезне яхшырак белергә, ватандашларыбызга  нинди ихтыяҗ булуын, Татарстан Республикасының дөньяда кем исемнәре белән танылуын аңларга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Мәдәният министры ватандашыбыз булган сәүдәгәр В.И.Заусайловның археологик мирасын өйрәнү буенча гамәлгә ашырыла торган  тагын бер уртак проект турында сөйләде. 10 меңнән артык предметлы  бай коллекция Финляндиянең Милли музеенда сакланган. 

«Бары тик дуслык, бер-береңә хөрмәт - безнең цивилизациянең сакланачагына гарант булып тора. Бер - береңне хөрмәт итеп, бер-беребезнең мәдәниятен өйрәнеп, без үзебезгә киләчәккә нигез салабыз», - дип йомгаклады үз чыгышын министр.

Фин мәдәнияте көннәре Anne-Mari Kivimäki & Palomylly төркеме чыгышы белән ачылды. Шулай ук музыкантлар ачык мастер-класс та үткәрделәр.

Моннан тыш, узган атна башыннан Казанда хореография лабораториясе эшли. Анда Казан биючеләре һәм төрле жанрдагы артистлар катнаша. Хореограф һәм балетмейстер, «Алтын битлек» премиясе иясе Нурбәк Батулла проектка беренчеләрдән булып килде. Бу эшнең нәтиҗәсен «Смена»да 28 ноябрьдә 19.30 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Ә 30 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә сәнгать белеме кандидаты, дизайн-эксперт һәм Brand Angel PR&Communications агентлыгына нигез салучы Маргарита Морозова лекция уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International