6 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Казанда «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Фестиваль афишасында Россиянең 11 шәһәреннән 23 спектакль бар.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры нигез салган һәм 10 ел дәвамында кураторлык иткән «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале күченә. Хәзер ул  Габдулла Кариев исемендәге  яшь тамашачылар театрында урнашачак. Эстафетаны символик тапшыру 6 декабрьдә Кариев театрында узачак.   

«Һөнәр» фестивале яшь режиссерларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Анда 35 яшькә кадәрге яисә һөнәрдәге дебюттан соң 5 ел дәвамында режиссерлар куйган спектакльләр дә катнаша ала. Тамашачылар соңгы театр сезонында премьералары булган куелышларны күрә алачак.

«Һөнәр» спектакльләре 8 театр мәйданчыгында уйнала: Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында, «Әкият» курчак театрында, «Угол»  иҗат лабораториясендә, Казан Ратушасында һәм Werk арт-киңлегендә.

Моннан тыш, Кариев исемендәге театрның кече залында танылган театр тәнкыйтьчеләре белән очрашу-лекцияләр циклы узачак.

Фестиваль программасы белән Г.Кариев исемендәге театр сайтында (https://karievteatr.ru/ )  танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International