Казанның La Primavera камера оркестры утыз еллыгын бәйрәм концерты белән билгеләп үтте

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Россиянең иң яхшы иҗат коллективларының берсен юбилей  белән Татарстан Республикасы министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова котлады. Ул Россия мәдәният министры Владимир Мединскийның Рәхмәт хатын укыды һәм музыкантларга мактау бүләкләре, билгеләр һәм грамоталар тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән оркестрның виолончель төркеме концертмейстеры Гадел Закиров һәм икенче скрипка төркеме концертмейстеры урынбасары Светлана Станчина «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булдылар.

Концертмейстер Җәмил Шәрифуллин, башкаручы директор Ульяна Луговцева, икенче скрипкачылар төркеме концертмейстеры Дмитрий Яковлев, артист Мария Журавская Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде. Артистларга шулай ук Мәдәният министрлыгы, Казан һәм шәһәрнең  Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамоталары да тапшырылды.

Оркестрның дуслары – Россиянең танылган виолончелисты Денис Шаповалов, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театры операсы солисты Ксения Мусланова, «Лойко» триосы, Казанның «Симха», «Мануш-Мануш» коллективлары һәм башкалар музыкаль котлаулар әзерләгәннәр иде. Коллектив җитәкчесе Рөстәм Абязов бу кичтә дирижер һәм солист-скрипкачы буларак чыгыш ясады.

Программага Вивальди, Шостакович, Капустин, Штраус, Пярт һ. б. композиторлар әсәрләре кергән иде. 

La Primavera иртәгә концертлар белән Татарстан буенча иҗади сәфәргә кузгала. Музыкантлар Бөгелмәдә, Әлмәттә, Түбән Камада чыгыш ясаячак.

Юбиляр коллективның тагын бер сюрпризы - La Primavera оркестрының өченче видеоальбомы, ул  «Зур юбилейлар сезоны» кысаларында чыгарылган.  

Белешмә өчен: Казанның La Primavera камера оркестры 1989 елда сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Рөстәм Абязов һәм музыкантлар тарафыннан оештырыла.

Бүген La Primavera оркестры - Россиянең иң яхшы иҗат коллективларының берсе. Аның репертуарында 2000 нән артык әсәр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International