«Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү көне игълан ителде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Идел буе федераль округының студентлар һәм мәктәп спектакльләре фестивале лауреатларын, «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер» һәм «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләрне, шулай ук Фестиваль афишалары конкурсы призерларын бүләкләү 2019 елның 16 декабрендә Түбән Новгородның «Комедія» театры сәхнәсендә булачак.

Идел буе федераль округында яшәүче һәр кеше 8 (800) 350-35-43 түләүсез номерына шалтыратып, иң яхшы театраль куелыш өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү нәкъ бер атнадан - 29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башлана һәм ул 30 ноябрь 13.00 сәгатьтә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның объективлыгы һәм үтә күренмәлелеге өчен, үз төбәгеңнең спектакленнән тыш, теләсә кайсы куелыш өчен тавыш бирергә мөмкин.

Фестивальдә җиңүчеләрнең исемнәре 30 ноябрьдә онлайн-трансляция вакытында билгеле булачак.

Нәтиҗә рейтингларын формалаштырганда һәр төбәктә экспертлардан торган жюри фикере дә исәпкә алыначак. Белгечләр куйган баллар халык тавыш бирү нәтиҗәләре белән 50гә 50  исәпләнәчәк.

Экспертлар фикерен исәпкә алу - «Театраль Идел буе» фестивалендә катнашучыларның теләге, алар бу турыда  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка «іВолга» яшьләр форумында  җиткерделәр.

Тулы вәкаләтле вәкил белән очрашу һәм учак янында сөйләшүләр вакытында, катнашучыларның күбесе танылган актерлар, режиссерлар һәм сценаристлар фикере алар өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

Яшь актерларның инициативасын округның театраль җәмәгатьчелеге хуплады. Җиңүчеләрне ачыклау  механизмы фестивальнең театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасыннан фестиваль финалында Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-был пес» балалар спектакле катнашачак. Аны  Чаллының 61-нче номерлы гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итә. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентларының Сөмбел Гаффарова тарафыннан куелган «Парковка» спектакле дә финалист булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International