Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык буенча V Илкүләм «Абилимпикс» чемпионаты тәмамланды. Ярышларда Татарстан Республикасын «Зәркән эше» компетенциясе буенча Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студенты Елизавета Ли тәкъдим итте. Бу хокукка ул Казандагы төбәк этабында чыгыш ясап, беренче урынга лаек булып иреште. Ил чемпионатында Елизавета өченче урын алды. Аның остазы - производствога өйрәтү мастеры, 2017 елда призер булган Фәнур Вәлиуллин. Бүләкләү тантанасы кичә булды, ә иртәгә җиңүчене өендә көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» халыкара хәрәкәте «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасының бер өлеше булып тора. Халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт инвалидлыгы һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык конкурсларын үткәреп, нәтиҗәле һөнәри ориентация һәм мотивация системасын тәэмин итә.
Ел дәвамында бөтен ил буенча узган ярышларда 10 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучыларның осталыгын 500дән артык эксперт бәяләде. Алар арасында эш бирүчеләр, мәгариф оешмалары һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре бар иде.
«Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары Владислав Даванков сүзләренчә, «Абилимпикс»ның «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасына кушылган беренче проектлар арасында. «Узган ел чемпионат уздыру тарихында иң масштаблысы булды. Ә быел ул үзенә тагын да күбрәк катнашучыларны берләштерде, аларны чиксез мөмкинлекләр кешеләре дип атарга мөмкин. Финалга 1800дән артык кеше килде, бер ел элек — 1100дән артык иде. Биредә күп кенә эш бирүче компанияләр җыелды, алар иң яхшы һөнәр ияләрен үзләренә эшкә чакыралар. «Абилимпикс» чемпионатына карата зур кызыксыну киләчәктә дә сакланыр дип өметләнәбез, чөнки бу проектка ышанучылар бар һәм ул яшьләргә үзбилгеләнергә ярдәм итә», — дип ассызыклады Владислав Даванков.