Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музыкаль конкурста катнашырга чакыралар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

«Без хәтерлибез» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «ШАР» продюсерлык үзәге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара музыка конкурсы игълан ителде.

«РФ Оборона министрлыгы һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган Проект халкыбызның фашизмга каршы көрәштә батырлыгы турындагы истәлекне саклауга һәм тарихи гаделлекне торгызуга юнәлдерелгән. Яңа җырлар аша без Җиңү тарихы турында  яшьләр өчен аңлаешлы телдә сөйләргә һәм күрсәтергә телибез», - дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Катнашу өчен Россия һәм дөньяның башка илләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар, башкаручылар, автор-башкаручылар (солистлар, дуэтлар, төркемнәр) чакырыла. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 31 декабрь.

Конкурс номинацияләре:

1812 елгы Ватан сугышына багышланган композицияләр;

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган композицияләр;

«Россия – Ватаныбыз» темасына композицияләр

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри өч категориядә призлы урыннар алган җиңүчеләрне билгеләячәк. Тамашачылар симпатиясе призы җиңүчесе СМС-тавыш бирү һәм конкурс сайтында тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Музыкаль конкурсның приз фонды – 3 000 000 сум. Гала-концерт Мәскәүдә узачак. Сайлап алу (визуаль) туры 5 гыйнварда Уфада старт ала.

Конкурс шартлары белән түбәндәге сайтларда танышырга мөмкин: https://pcshar.ru

https://мыпомним.рф

Элемтә өчен телефон:

8 800 250 65 19 (Россия буенча шалтырату бушлай)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International