Казанда WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды. Мәктәп укучыларын һәм студентларны WorldSkills буенча 75 компетенциядә һәм JuniorSkills буенча 38 компетенциядә бүләкләделәр. Җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы Казанда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Тавыш режиссурасы», «Юниорлар тавыш режиссурасы», «Фотография», «Юниорлар фотографиясе», «Зәркән эше» һәм «Зәркән әйберләрне читләү» конкурс компетенцияләре өчен җаваплы. Анда Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт мәдәният институты, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы укучылары катнашты.
«Ворлдскиллс» стандартлары буенча 2019/2020 еллардагы төбәк чемпионаты «Зәркән эше» һәм «Зәркән әйберләрне читләү» компетенцияләре буенча Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы базасында узды. Өч конкурс нәтиҗәләре буенча техникум студентлары барлык призлы урыннарны алды:
«Зәркән эше» компетенциясе буенча
1 урын-Широбокова Валерия,
2 урын - Решетникова Дарья,
3 урын - Сәфәргалиева Сабина,
Чалкин Валентин профессиональлек өчен Диплом белән бүләкләнде.
«Зәркән әйберләрне читләү» компетенциясе буенча:
1 урын - Гимазова Алисә,
2 урын - Иванцова Анастасия,
3 урын - Кудряшова Оксана.
Казан дәүләт мәдәният институты мәйданчыгында катнашучыларның төп төркеме өчен «Тавыш режиссурасы» компетенциясе буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укучылары:
1 урын - Михаил Желтухин - юниорлар арасында илкүләм чемпионат җиңүчесе (абитуриент),
2 урын - Цыганова Оксана - «Аудиовизуаль сәнгатьтә тавыш режиссурасы» белгечлеге буенча, Казан дәүләт мәдәният институты студенты,
3 урын - Хаиров Даниил - «Аудиовизуаль сәнгатьтә тавыш режиссурасы» белгечлеге буенча, Казан дәүләт мәдәният институты студенты,
«Фотография» компетенциясе буенча ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында узды. Биредә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Баймуратова Илина Илфар кызы (Казан сәүдә-икътисад техникумы),
2 урын - Евграфова Полина Артемьевна («Два ракурса» студиясе),
3 урын - Хәйдәров Айнур Ринат улы («Казан» журналы).