Татарстаннан яшь талантлар ТЮРКСОЙның скульптура буенча симпозиумында катнаштылар

2012 елның 23 октябре, сишәмбе

19 сентябрьдә Төрки дөнья сынчыларының  халыкара симпозиумы эше төгәлләнде. Ул ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан  Чанкары шәһәре муниципалитеты (Төркия) белән берлектә оештырылган иде.  

Бер ай дәвамында төрле илләрдән һәм Россиянең төрле субъектларыннан килгән 10 сынчы Чанкары янындагы уникаль тоз мәгарәсеннән чыгарыла торган тоз ташыннан сыннар ясады.

Симпозиум Үзәк Азиянең борынгы төрки тарихы һәйкәлләре темасына багышланган иде. Рәссамнар балбаллардан, борынгы төрки яугирләр һәм урта гасырлар тарихи каһарманнары, шулай ук төрки-монгол календаре хайваннары сыннарыннан торган парк булдырдылар. 

Татарстан Республикасыннан симпозиумда яшь сынчылар Артур Давыдов, Дамир Закиров һәм Динар Сәлимов катнашты. Алар хәзерге вакытта В.И.Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт Академия сәнгать институтының Казандагы филиалында белем алалар.  

30 көн дәвамында рәссамнарның эшен Чанкарыда шәһәр кешеләре һәм мәктәп укучылары зур кызыксыну белән күзәтеп торды.  

Симпозиум тантаналы рәвештә Чанкары шәһәрендә 19 октябрьдә тәмамланды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International