Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Татарстанның Халык артисты Земфира Досаеваның юбилеена багышланган тантаналы кичә узачак

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Татарстан Республикасының Халык артисты  Земфира Досаевага 75 яшь тулды.  Артистканың юбилее уңаеннан 31 октябрьдә 11.30 сәгатьтә К.Тинчурин театрында аның иҗатына багышланган тантаналы кичә узачак.

Земфира Досаеваның күпсанлы рольләре арасында  мещан хатын Камилә дә («Хәтерлим мин гүзәл мизгелне», И.Юзиев),  акыллы һәм сөйкемле Җиһан да («Аршин мал алан», У.Гаджибәков), шулай ук авыл кызы Гөлия дә («Уйнагыз, гармуннар!», Т.Миңнуллин) бар. Ул «Уеннан уймак», «Тузган торактан күчкәндә» дигән фильмнарда да уйный.

З.Досаева театр белән бәйләнешен өзми. 75 яшьлек олы юбилеен да менә театрда, сәхнәдәшләре белән бергә билгеләп узарга җыена.  

Тантанага Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, артистканың туганнары, кардәшләре, гаилә әгъзалары чакырылган. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International