VIII Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы кысаларында, бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эш төркеменең алтынчы утырышы уза.
Эшче төркемгә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре, субъектлар һәм профильле төбәк министрлыклары җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары, иҗади интеллигенция вәкилләре кергән. Эш төркеменең җитәкчесе - Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Игоревич Азаров.
Әлеге киңәшмәнең төп темалары - мәдәният өлкәсендә бердәм мәгълүмати киңлек булдыру һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнашуы.
Мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәният өлкәсендә эшчәнлекне методик яктан тәэмин итү төркеме җитәкчесе буларак, үз чыгышында ведомство статистикасы һәм «Мәдәният» илкүләм проекты күрсәткечләрен исәпләү методологиясе, мәдәният оешмаларының һәм мәгариф учреждениеләренең мәдәни инициативаларны гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеге, яңа типтагы модель китапханәсе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары системасы (ноябрьдә алар республиканың ике районында – Кукмара һәм Яшел Үзән районнарында ачылды) һ. б. мәсьәләләргә җентекләп тукталды.
Аерым алганда, Ирада Әюпова социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның мәдәни сәясәтне гамәлгә ашырудагы ролен билгеләп үтте.
«Мәдәният» илкүләм проекты проектларын гамәлгә ашыру дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре көче белән генә мөмкин эш түгел. Төрле учреждениеләрнең тармакара хезмәттәшлеге булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Бүгенге утырышта эшче төркемнең агымдагы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау планлаштырыла. Җәмәгать мохите культурасын формалаштыру мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Санкт-Петербургта Сигезенче халыкара мәдәни форум уза, анда танылган Россия һәм чит ил музей директорлары, режиссерлар, театр һәм балет йолдызлары, музыкантлар, рәссамнар, мәдәният өлкәсе белгечләре катнаша.
РФ Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, форум программасы профессиональ һәм иҗтимагый юнәлешләрне үз эченә ала. «Театр», «Кино», «Балет һәм бию» һәм башка секцияләр буенча симпозиумнар, брифинглар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр уза.
Бүгенге форум программасында музейларны үстерүгә юнәлдерелгән презентация һәм күргәзмә чаралары циклы да каралган. Форум 16 ноябрьдә йомгаклау утырышы белән тәмамланачак.
Эшлекле мәйданчыкта мәдәният һәм мәгариф өлкәсе белгечләре, дәүләт хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, милли һәм халыкара оешмалар җитәкчеләре килешүләр төзеп, уртак проектларны гамәлгә ашыра алачаклар.